Сабан туена берничә көн кала, элек-электән килгән матур йола – бирнә-бүләк җыю йоласы башкарыла. Күп җирдә ул сөрән салу буларак билгеле. Бу йоланы “яулык бәйрәме”, “сөлге җыю”, “сөрән сугу” дип атаучы авыллар да бар. Кайда – бизәлгән атлар җигеп, кайда җәяүләп сөрән салалар. Җиңел машина да эшкә җигелә хәзер. Әмма һәркайда гармун тартып, милли киемнәрдән, җырлап-биеп, күтәренке рухта үткәрергә тырышалар бу йоланы.
Без дә сөрән салу йоласын һәр ел көтеп алабыз. Бу матур бәйрәмне балалар да, олылар да ярата. Бик теләп катнашалар. Менә кичә дә күккүз атны җигеп, гармун моңы, җыр- бию белән авыл урамнары буйлап Сабантуйга сөрән салырга чыгып киттек. Авылыбызның олысы- кечесе безне шатланып каршы алды, изге теләкләр белән озатып калды. Бәйрәм күңелле узды.