25 апрель кичендә, Ташкичү авылы мәдәният йортында, бөек шагыйрь Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан, "Тукай эзләре буйлап" дип исемләнгән чара узды. Бу чара "Пушкин картасы" проекты кысаларында узды. Кичә, мәктәпнең «Өмет» театр түгәрәге(җитәкчесе Раилә Алеева) әзерләгән, Ркаил Зәйдулла әсәре буенча, «Тукай белән Зәйтүнәнең беренче очрашуы» дип аталган өзеген сәхнәләштерүдән башланып китте. Бу әсәр, яшь йөрәкләрдә, Тукайга, аның иҗатына булган мәхәббәтне яңарту максаты белән әзерләнде. Кичәне дәвам итеп, сәнгать җитәкчесе Зөлфия Садыйкова, мәшһүр әдипнең тормышы һәм иҗаты турындагы кызыклы әңгәмәне, электрон презентация белән үрелдереп искә төшереп үтте. "Иҗат" клуб берләшмәсендә катнашучылар, Руфинә Валеева, Зәринә Садыйкова Габдулла Тукайның шигырьләрен бик оста итеп сөйләделәр. Китапханәче Гөлия Валеева Габдулла Тукай китапларыннан, анарга багышлап язылган язмалар, китаплардан торган күргәзмә белән таныштырды. Кичә бергәләп, татар халкының гимны булган, "Туган тел" җырын башкарып тәмамланды. Кыска гына гомере эчендә дә, гасырларга җитәрлек бай мирас калдырган бөек шәхес ул - Габдулла Тукай. Без, яшь буын шушы мирасны киләчәктә дә югалтмыйча сакласын өчен, бөек шәхесләребезне онытмасын өчен, шундый чаралар аша балалар күңеленә үтеп керергә тырышыйк, матур чаралар булдырыйк.