"Зөләйлә" агитбригадасы

Кырык-Садак авылы мәдәният хезмәткәрләре "Зөләйлә" агитбригадасы белән Кырык - Садак ындыр табагында һәм кырда эшләүче механизаторлар янында булып кайттык. Эшчеләрне көн яңалыклары белән таныштырып, тырышып эшләргә дәрт уятты. Аларга озын гомер, матур тормыш, якты киләчәк, нык сәламәтлек теләдек.