1 июнь- җәйнең беренче көнендә иң матур һәм якты бәйрәмнәрнең берсе Халыкара балаларны яклау көнен бәйрәм итәбез! Шул уңайдан, бүген Яңа Чәчкап мәдәният йорты каршысындагы мәйданчыкта асфальтка рәсем ясау бәйгесе узды. Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм гореф- гадәтләр елына багышлап, балаларга, "Милләтемнең бизәкләре" темасына рәсем ясау тәкъдим ителде. Балалар милли татар орнаментларын гына түгел, шулай ук татар халкының милли ризыкларын, милли бизәк белән чигелгән сөлгеләрен, калфак, түбәтәйләрен дә ясадылар. Бәйрәм күмәк җырлар, биюләр белән тәмамланды. Балалар тәмле "приз"лар белән бүләкләнделәр.
Иң кечкенә катнашучыга Абдрахманов Аязга 1 яшь 2 ай иде.