"Җиз Самовар -ачык Самовар"

29 июль көнне, Буа район мәдәният йорты каршында эшләп килүче "Ләйсән" халык җыр һәм бию ансамбле, Әтнә районы Кышлау авыл җирлегендә узган "Җиз Самовар -ачык Самовар" фестивалендә катнашып кайтты. Ансамбль унышлы чыгыш ясап тамашачылар күнелендә матур тәэсирләр калдырды. Оештыру комитетыннан исә Диплом һәм бүләкләр бирелде.Әтнәлеләр киләчәктә дә узачак фестивалләрдә катнашырга чакырып калдылар.