Чарада Буа муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗанов,язучы-шагыйрә Гөлнур Айзетуллова,Казан шәһәреннән килгән кунаклар,ТР атказанган сәнгат эшлеклесе Рәфис Корбанов, язучы,драматург Рәдиф Сәгъдиев, авторның туганнары һәм иҗатын яратучылар катнашты.
Күңелендәге уй-кичерешләрен шигырь итеп яза башлауына да әле күптән булмаса да Алсу Садретдинованың иҗат иткән шигырьләре шактыйга җыелган. Тәүге китабына исә 300 ләп шигырь тупланган.Төрле темаларга язылган алар,һәрберсен күңеле аша үткәрә шагыйрә. Тәкъдир итү чарасында өр-яңа шигырләре укылды, көйгә салынган җырлары яңгырады. Кичәне Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре 40 елдан артык район Үзәк китапханәсендә хезмәт куйган Кәүсәрия Әүхәди кызы Әхмәтова үтә дә бер җылылык белән алып барды. Язучылар берлегеннән килгән сәнгатъ әхелләре дә Алсу Касыйм кызына яңа иҗади мөмкинлекләр теләде. Шагыйрә Гөлнур Хәлил кызы котлау сүзләрен җырлары аша да ирештерде,ветераннар советы рәисе Җәүһәрия Ислам кызы, архив җитәкчесе Ләйсән Самерханова, Гөлчәчәк Калимуллина җитәкчелегендәге «Буа моңнары» иҗат төркеме, «Ак калфак» татар хатын-кызларының иҗтимагый оешма җитәкчесе Нурия Гайнуллова,мөгәллимә Әлфия Галимова, җырчы Лилия Гафурова,танылган җырчы- гармунчы Нурдания Низамова,Талия Гиматдиноваларның җырлы теләкләре,якын дус-туганнары,сыйныфташларының ярату-хөрмәтен тойды Алсу ханым әлеге кичәдә.Һәр башлангыч эшендә терәк булган «Буа моңнары» төркеменен җырына бәйрәмгә җыелучылар бергәләп кушылды. Ике сәгаттән артык барган чара бер сулышта узды. Алсу Касыйм кызына киләчәктә дә унышлар телибез!