Буа шәһәренең "Неформат" җыелма командасы "Әйдә, ШаяРТ" Татар КВН лигасының чирек финалына чыкты һәм үзләрен Казан каласында тәкъдим иттеләр. Чыгышлар кыска, ләкин бик аңлаешлы, кызык һәм эчтәлекле булды. Район башлыгының ярдәмчел һәм юмарт икәнлеген дә күрсәттеләр. Хәтта бушлай оеклар да бүләк итеп калдырдылар. Җанатарлары сирәк күренсә дә, үзләре көчле рухлы һәм бердәм икәнлекләрен күрсәттеләр. Уңышлы чыгышларыгыз өчен рәхмәт! дип калды оештыручы вәкилләр.