В центральной библиотеке города Буинска прошло очередное собрание местного женского клуба "Ак калфак"

Встречу провела руководитель клуба, сотрудница районного Дома культуры Нурия Гайнуллова. В мероприятии приняли участие активисты клуба и учащиеся школ. В ходе встречи Нурия Гайнуллова представила отчет о проделанной работе за первые 9 месяцев текущего года, а учащиеся порадовали аудиторию своими художественными выступлениями. Мероприятие прошло в дружественной и теплой обстановке.

 

Район “Ак калфак”лылары кинәшмәгә җыелды.
      Буа  үзәк китапханәсендә “Бөтен дөнья татар конгрессы” Буа районы җирле оешмасы җитәкчесе Г.А.Камалетдинов катнашында узган очрашуда ел дәвамында башкарылган эшләр һәм алга куелган  планнар буенча фикер алыштылар. Очрашуның төп максаты районыбыз территориясендә булган чишмәләрне барлау һәм аларның шәҗәрәсен төзү.Чишмәләрнең картасын төзү аларның юлын белү.Чишмә кая агып төшә, кайсы елгага,инешкә һәм кая коя. Хәзерге вакытта Яңа Тинчәле,Каенлык, Яңа Чәчкап авыллары чишмәләре турында мәгьлүмат тупланган.
Яңа Чәчкап авылы“Ак калфак”филиал җитәкчесе Хөрия Җиһаншина елга,чишмәләре турында ясалган картасын алып килгән иде, ул утырышта катнашкан “Ак калфак”лыларга эшне ничек башлап җибәрүен сөйләп киңәшләрен бирде.
Игелекле эшкә барлык авылларны чакырабыз, киләчәктә Бөтен дөнья татар конгрессы чишмәләр турында китап чыгарачак.Аңа безнең район чишмәләре шәҗәрәләре дә кертеләчәк ,-дип сөйләде “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы җитәкчесе Нурия Гайнуллова.
Чара барышында шулай ук Аккалфаклылар алда торган бурычлар  буенча үз фикер һәм тәкдимнәрен дә җиткерде.
Очрашуга  шәһәр мәктәпләрендә укучы балалар да килгән иде.
Р.З.Сәгдиев ис.мәктәпнең 5нче сыйныф укучысы Рияз Гиниятуллин  баянда татар көйләренә тезмә уйнап ,Ак калфаклы апаларын җырлатса,мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Теремкәй” курчак театры балалары.(җит:Л.И.Сибгатуллина)  татар халык “Түбәтәй “уенында катнашып биюгә чакырды.Балалар бакчасына йөргәндә үк оешмага килеп кушылган  Нәфисә Әфлетунов исә очрашуга “Кызыл ромашка”(М.Җәлил)шигырен өйрәнеп килгән иде.
Җылы очрашу чын мәгьнәсендә бәйрәм төсе алып чәй табыны артында дәвам итте.