"Туган якның китмәс кошлары без "

8 нче ноябрь көнне Яңа Чәчкап мәдәният йортында "Туган якның китмәс кошлары без " диеп исемләнгән Еллык отчет концерты үтте.Кичәгә быелгы елны 60 яшен тутырган,1965 елны туган ир - атлар,хатын - кызлар кунак булып килделәр.Яңа Чәчкап авылыннан гына алар 29 бала булып,шуларның 10 нысы туган авылы Яңа чәчкапта үз бәхетен тапкан,яраткан профессиясе белән эшләп,төп йортта төпләнеп калган.Алар арасында сыйныфташлар арасында өйләнешкән ике пар да бар әле.Алар Марат һәм Гүзәл Хисамиевлар,Гадил һәм Венера Салаховлар бар.Туган якка булган мәхәббәт,әти әни хакын хаклау,төпчек балаларның төп йортта калу,аларны мәңгелеккә туган якта яшәү,табигать,җирне ярату хисе бәйләгән.Авангардның баш агрономы Хәмит Гыйматдинов мин инде хәзер агроном хезмәтеннән башка яши алмавын,Салаховларның башка районнан туган якка тартылуларын,Гүзәл Бикмуллиннар династиясе яратып хезмәт иткән укытучы һөнәрен үз итүен,Айрат,Марат фермерлык хезмәте яратуын,Мөслим бала чактан техника яратуын тәсфирләп сөйләделәр.Ульян шәһәреннән кайткан игезәк сыңары Гөлфияне коеп торган янгыр да куркытмаган.Теш табибы Илдус Шәрәфиев кайтуга гармунын кулга алып,моңланып сыйныфташларын җырлатып,биетеп алды.Казаннан кайткан Илгизәр,Рәшит рәхәтләнеп шигырьләр укыдылар.
Мәдәният йорты җитәкчесе Хөрия ханым бала чактан кырларга,андагы һәр чәчәккә,чәчәкләргә кунган бал кортларын,һәр бөҗәкне яратканга күрә ,җыр- моң сөйгәнгә күрә туган якта калганын аңлатты.Иң кызыклысы шул бу сыйныфта 3 пар игезәкләр укыды.Әхмәттән Илхам -Илхамия,Рамил - Разыйф,Гөлфия - Зөлфия.
Концерт үзешчәннәрнең матур җырлар биюләре белән үреле барды.
Баян партиясен Фәрит Садриев алып барды.Бертуган Мусиннар Салих _ Сиринә,Ш.Әдилә,дәү әниле оныклы дуэт Хөрия белән Сәйдәнең моңлы җырлары тамашачы күңеленә һуш килде.
Вокол җыр башкаручы үсмер кызыбыз Сәйдә Абдрахманова,Камилә Сафина,Ясминә Сибгатуллина,Диана ,чын эстада артистларына тиң булып бик матур чыгыш ясадылар.
Сәйләннәр" фольклор ансамбле кызлары "Су буенда" исемле йола күрсәттеләр.Бу уенда иң нәни катнашучы Сафия Абдрахманова иде.Ул апалары кебек үк ,су буенда "Йөзек салыш" уены уйнады.
Концертта Җиңүнең 80 еллыгына багышлап,җырлар җырланды,шигырьләр укылды.
Концерт тамашачыга бик ошады,шуңа күрә алар басып кул чаптылар.