"Туган якны өйрәнү" музеенда бәйге узды.
Район күләмендә"Ватанны Саклаучылар"һәм Бөек Ватан сугышында Җинүнен 80 еллыгы унаеннан Бөтендөнья Татар Конгрессынын Буа бүлекчәсе, районнын "Аккалфак" иҗтимагый оешмасы,"Буа моннары"иҗат төркеме, "Яшьләр үзәге"тарафыннан автор шигырьләре конкурсы чын мәгьнәсендә бәйрәм төсе алып узды.Бәйгегә 30 дан артык шигырь язучыдан заявка кабул ителгән иде. Катнашучылар ТР язучылар берлеге әгьзасы, "Аккалфак" оешмасынын беренче җитәкчесе Гөлнур Айзетуллова җитәкчелегендәге жюри"каршында татар, чуаш һәм рус телләрендә бик матур итеп шигырьләрен укыдылар. Бәйгедә авыл һәм шәһәр мәктәпләреннән килгән укучылар, беренче тапкыр кәлам тибрәтүчеләр дә ,шигырь язу осталыгы зур булган олыларда катнашты.Түбән Наратбаш авылынын мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Рәзинә Хасанова, Яна Чәчкаптан Хөрия Җиһаншина да бәйгедә үз иҗатларын тәкьдим итте.Патриотик рухта узган чарада җырлар да янгырады.Ветераннар советы рәисе Җәүһәрия Ислам кызы ин олы "шигырь язучы Элфак абый Мифтаховка махсус бүләк тапшырды. Һәр катнашучыга мәдәният идарәсе җитәкчесе Ринат Гыймранов исеменнән "Рәхмәт",җинүчеләр Татар Конгрессынын Буа бүлекчә" җитәкчесе Гакыйл Камалетдинов имзалаган дипломнарга һәм махсус бүләкләргә ия булды.