15 октябрьдә Буа шәһәренен"Кояшкай" балалар бакчасында"Татар малае,Татар кызы 2025» муниципаль бәйгесе үтте.Бәйгедә шәһәр һәм авыл балалар бакчаларында тәрбияләнүче 10 бала катнашты.Җинүчеләрне билгеләгәндә,
балаларнын татар телен камил белүе һәм сөйләшүе,үз- үзен тотышы, чыгышларнын оригинальлегенә ихтибар ителде.«Татар малае 2025»титулын"Кояшкай" балалалар бакчасыннан Бакиров Ислам, "Татар кызы 2025»"Алёнушка" балалар бакчасыннан Асадуллина Камилә яулады.Барлык катнашучылар да татар халкына гына хас булган батырлыкларын, уңганлыкларын күрсәттеләр.һәрберсе номинацияләр белән билгеләнде. Жюри төркемендә эшләгән"Аккалфак"лы Рәзинә Хәсәнова балаларнын бәйгегә зур тырышлык белән әзерләнүләрен билгеләп үтте.Ә балаларнын җинүләрендә аларны бәйгегә әзерләгән тәрбиячеләрнен һәм ата- аналарнын өлеше зур.Афәрин!