22 март көнне Буа шәһәренен мәдәни үсеш үзәгендә
"Татар кызы-2023"бәйгесе узды.
Район мәдәният йорты,”Бөтендөнья татар конгрессы”ның Буа районы җирле оешмасы
һәм “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы оештырган бәйгедә 7кыз
катнашты.Сынаулар нәкь менә татар хатын-кызларына хас булган сыйфатларны
күрсәтерлек итеп сайланган иде.Бәйгенең буеннан буена кызларнын туган телләрен
белүләре,милли гореф- гадәтләр, районыбызнын иҗат кешеләре белән таныш
булулары тикшерелде.Кызлар өй токмачы кисү буенча да осталыкларын
күрсәттеләр.Конкурсның һәр баскычы кызларның аерым бер сәләтен ачып
бирде.Кызлар үзләре белән дә үзенчәлекле,оригиналь итеп таныштырдылар.”Сорау-
җавап”конкурсында үзләренең никадәр зирәк икәннәрен расладылар.Иң тәмле
конкурсның берсе “милли ризык”булгандыр.Әлеге бәйгедә дә кызлар сынатмады.
Берсеннән берсе тәмле,зур осталык белән әзерләнгән милли ризыклар алып
килеп,үзләренең уңганлыкларын күрсәттеләр.Су юлы күренешләре исә иң
күңеллеләрнең берсе булды.Бәйгедә катнашкан 7 кызнын барысыда 7 шәр сынауны
узып,ике сәгаттән артык барган матурлык бәйрәме сизелми дә үтеп китте.
Районыбызда эшләп килүче “Ак калфак"татар хатын-кызларының беренче җитәкчесе,ТР
язучылар берлеге әгъзасы Гөлнур Айзетуллова рәислегендә эшләгән жюри төркеменә
җиңүчене билгеләргә җиңелләрдән булмады,чөнки кызларның һәрберсе"Татар
кызы"исемен йөртүгә лаек иде.Нәтиҗәдә Буанын иң гүзәл кызы Айгөл Садыйкова
“Татар кызы-2023” бәйге җинүчесе дип игьлан ителде.Ул бүгенге көндә Буа
ветеринария техникумының 1 нче курс студенты.Бәйгедә катнашкан һәр кыз
номинацияләр буенча үз исемен алды.
“Иң зифа кыз”-Алия Җәббарова(Буа шәһәре5 нче гимназия)
“Иң максатчан кыз”-Алия Юнысова(Буа шәһәре Ак.Р.З.Сәгдиев ис.урта гомуми белем
бирү мәктәбе)
“Иң зифа кыз”-Эльмира Абдрахманова(Буа шәһәре“2нче Лицей”)
“Иң үткен кыз”-Диләрә Вилданова (Буа ветеринария техникум1курс студенты)
“Иң серле кыз”-Регина Халитова(Буа шәһәре-лицей-интернаты(сәләтле балалар
мәктәбе)
“Иң тырыш кыз”-Сылу Гафиятуллина(Буа шәһәре М.М.Вахитов исемендәге гимназия)
Конкурсантларнын һәрберсе район башлыгы Ранис Камартдинов имзалаган дипломнар
һәм бүләкләргә ия булдылар.Кызларга татар мәдәниятен,гореф гадәтләребезне
үстерүгә,саклауга өлеш керткәннәре өчен"Бөтендөнья татар конгрессы"нын Буа
муниципаль районы җирле бүлекчә җитәкчесе Камалетдинов Гакыйл Арафетдин улы
исеменнән рәхмәт хатлары тапшырылды.