#Сәламәтиртә24

Яңа Чәчкап мәдәният йорты Аккалфак җитәкчесе Хөрия Җиһаншина Казан шәһәре Татнетны үстерү җитәкчесе Раил Гатауллин оештырган #Сәламәтиртә24 марафонында катнашып,Дипломлы һәм бүләкле булды.
Марафон 11.05дан 31майга кадәр 21көнгә көзге сезон ябу марафоны 5 көн дәвам итте. Сәламәт яшәү рәвеше алып баруны берләштерүче дусларыбыз көндә сәгать иртәнге 8 гә кадәр кимендә 2 км йөгереп ,фотоңны, контактка куярга тиеш иде.
Марафонның максаты сәламәт яшәү рәвеше алып бару,чит җирләрдә яшәүче татарларны берләштерү.
Марафонда Ханти Манциск,Марий эл,Башкортстан,Арча,Баулы,Бөгелмә,Әлмәт,Казан,Яшел үзән,Лаеш,Теләчелеләр катнашты.

Буа районыннан катнашуым белэн мин чиксез шатмын. Марафонның финалы 29 .09 көнне Горький паркында,бергә очрашып,дуслашып, 5 км җир үтеп бүләкләр алып тәмамланды.Киләсе елга да үзем бн күп дуслар ияртеп,катнашырга насыйп булсын - ди Херия Сафаровна.