Сабантуйга сөлге, бүләкләр җыю борынгыдан килгән күркәм йолабыз.Яшь киленнәр сабантуй батырына дип сөлгеләр чиккәннәр. Шул рәвешле кул эшләренә осталыкларын, уңганлыкларын күрсәткәннәр. Матур сөлге батыр иңенә салынганчы, колгада җилфердәп, аңа дан җырлап торган. Бу йола халкыбызның юмартлыгын, кунакчыллыгын да күрсәткән. Сабантуйның бөтен халык бәйрәме булуын ишарәләгән.
5 июнь кенне Янтуган авылы Мэдэният йорты хезмэткэрлэре күркәм йола- сөлге җыюны оештырдык. Сөлгеләрне яшь егетләр, кызлар, балалар гармуннарда уйнап, җырлап- биеп, күңелле итеп җыеп йөрдек.