3 нче ноябрьдә Казан шәһәренен "Эмиз"банкетлар залында ин яхшы мөнәҗәт әйтү осталары "Гомрә сәфәренә юллама отты.Казан шәһәренен"Гаилә" мәчете ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм "Мөселманнар" газетасы белән берлектә"ин яхшы мөнәҗәт әйтүчеләрне ачыклау максатыннан, игьлан иткән бәйгегә 100 дән артык иҗади номер тәкьдим ителгән. Соло" һәм" Ансамбль" номинацияләрендә бәяләнеп беренче урын алучылар арасында "жирәбә ысулы" белән төп бүләк ияләре билгеләнә. 1 нче призлы урын алучылар,18 кеше арасыннан Нурдания ханымга бәхет" елмая. Тиздән ул гомрә сәфәренә юл тотачак.
2 нче призлы урын алучы кызларыбыз арасында Әлфия апа Хайруллина(Түбән Наратбаш авылы),
Фирүзә Хисаметдинова( Ташкичү авылы) бар.
Яна Чәчкаплы Хөрия Җиһаншина "махсус приз"га лаек дип табылды. Җылы- матур атмосферада, дәрәҗәле шәхесләр белән аралашу һәр катнашучынын күнеленә хуш килде.
Чараларда актив булган мөнәҗәтче кызларыбызны җинүләре белән котлыйбыз!