Ул – кышның тәмамлануы, язның килүе, яңа тормыш башлану билгесе. Бәйрәмнең чал тарихы гореф-гадәтләргә, риваятьләргә бай. Янтуган авылы мэдэният йорты каршында оештырылган бэйрэм Нәүрүз тарихын искә төшерү белән башланды. Нәүрүзбикәнең бәйрәмгә килүе дә ямь өстәде. Укучылар Нәүрүз турында шигырьләр сөйләделәр.Узешчэн артистлар башкаруында матур жырлар янгырады. Бәйрәмнең икенче өлеше мэдэният йорты ишегалдында милли уеннар белән дәвам итте. Укучылар килгэн кунаклар уеннарда актив катнаштылар Ярышта җиңелүче булмады, һәркемнең йөзендә елмаю, канәгатьләнү хисе чагылды. Ә иң көтеп алганы, мөгаен, карга боткасы белән сыйлану һәм коймак белән чәй эчү булгандыр.Бэйрэм бик кунелле утте.