Норлат авылы кызлары"Каз өмәсенә"җыелды

Халкыбызнын милли йолаларын саклап, көндәлек тормышта куллану шул ук вакытта авыл халкы белән төрле чаралар оештыру мәдәният хезмәткәрләренен көндәлек эше. Авыл активистлары үзләре дә теләп катнашкан бәйрәмнәрнен берсе ул " Каз өмәсе" дер мөгаен.Норлат авылы мәдәният йортыннан Сиринә Хайруллина оештырган "өмәдә"дә теләп катнашты алар.Барлык йолаларына туры китереп баштан казлар"нын мамыгын йолкыдылар,эчен- башын алып " су буена төшеп юдылар. Авыл халкынын яратып башкарган әлеге эше күпләрне сокландырды,шуна да алар оештыручыларга рәхмәтле.
Мәдәният өлкәсендә зур тәҗрибә тупларга өлгергән Сиринә Хайруллина оештырган чаралардан тыш,игьлан ителгән бәйгеләрдә дә актив.Чираттагы унышы"Безнен Кавем" VI халык- ара татар мәдәнияте үзәкләре фестивале "җинүчесе"буларак иде. Ул Казан шәһәре коператив институты нын актлар залында узган тантанада онлайн бәйгегә җибәрелгән эше белән "жюри" тарафыннан югары бәя алып 2 нче урынга лаек булды.Чарада катнашкан Австралия,Төркия,Башкортстан һәм башка төбәкләрдән килгән милләттәшләребез белән аралашу,тәҗрибә уртаклашу эшебездә унай чагылыш таба дип белдерә Сиринә Сәфаргали кызы.Бәйгеләрдәге унышлары, гореф- гадәтләребезне саклауга өлеш кертүләре һәм лаеклы җинүе белән котлыйбыз!