«Ночь музеев — 2024»

МБУ “Буинский краеведческий музей” присоединился к Всероссийской акции «Ночь музеев — 2024», в рамках Международного дня музеев. На мероприятии с приветственным словом выступил Заместитель руководителя Исполнительного комитета по экономике Альберт Валиулов.
Татарский, фольклорный коллектив “Гөлҗамал” районного дома культуры (рук. И. Кузьмина) и лауреаты VIII Республиканского фестиваля самодеятельных исполнителей среди ветеранов “Балкыш” вокальное объединение “Буа моңнары” участвовали в музыкальном конкурсе «Ретро – концерт» исполнили народные песни под баян. Гостями мероприятия была проведена квест- игра «Увлекательный мир музея», каждый гость за правильный ответ получил подарок.
Так же сегодня музей пополнил свой фонд, предметами, переданными жителями города в дар. Были вручены Благодарственные письма от Буинского краеведческого музея дарителям и друзьям музея. Для посетителей были проведены экскурсии по залам музея. 

Буыннар бәйләнеше, үткән тарихыбызны онытмау, киләчәк турында
кайгырту, туган төбәккә, туган телгә мәхәббәт тәрбияләүдә, халкыбызның
бай рухи мирасын, гореф-гадәтләрен киләчәк буыннарга җиткерүдә туган
якны өйрәнү музейлары оештыру бик әһәмиятле. Музейларның сихри көче
бар, алар тарихны саклыйлар һәм киләчәк буыннарга җиткерәләр. Музейдагы
кечкенә генә экспонат та зур вакыйганы күзалларга ярдәм итә, әби-
бабаларыбызның тарихын онытмаска булыша.

Бүген Буа туган якны өйрәнү музеенда “Ночь музеев” (“Музейлар төне”) билгеләп үтелде. Бу бәйрәм тантанасын үткәрү өчен сүзне Буа муниципаль районы башкарма комитет житэкчесенен экономика эшлэре буенча урынбасары Альберт Валиуловка бирелде. Ул музей җитәкчесе Люция Ахметзянованы һәм музей хезмәткәрләрен, культура хезмәткәрләрен Музей көне белән тәбрик итте.
Бүгенге бәйрәмгә музейга бүләк итеп Калинина Татьяна Павловна, Ахмадуллин Рустем Фаридович, Латыпов Ильяс Загирович үзләренең гаиләләрендә сакланган 40-80 елгы экспонатларны тапшырдылар.
Икенче өлеш Ретро - концерт рәвешендә булды. “Гөлҗамал” һәм “Буа моңнары” төркемнәре үзара музыкаль конкурста катнаштылар. Музей белән бергә хезмәттәшлек иткән һәм музейга үзләрненнән экспонат бүләк иткән дусларга истәлекле бүләкләр бирелде.
Өченче өлештә Уен үткәрелде. Уен музей темасына багышланган иде. Шулай ук дөрес җавап бирүчеләргә, шигырь сөйләүчеләргә дә истәлекле бүләкләр тапшырылды. Бу өлеш бию белән тәмамланды. Килгән кунакларга чәй өстәле әзерләнде һәм соныннан экскурсия үткәрелде.
Тагын бер кат музей хезмәткәрләрен бу бәйрәм белән тәбрик итәбез. Эшебездә уңышлар, саулык сәламәтлек, тыныч тормыш, бәхетле киләчәк теләп калабыз.