"Әнием яулыклары"

4 нче декабрь көнне Яңа чәчкап мәдәният йортында, "Әнием яулыклары" исемле зур бәйрәм- әдәби музыкаль кичә үтте.Кичә Хөрия Җиһаннын үзе сүзләренә язган "Әнием яулыклары" исемле өр-яңа җыры тамашачыга тәгдим итүе белән башланып китте.
Бәйрәмнең төп максаты борынгы дәү әниләребездән килгән яулыкларны барлау,хәзерге заман яулыклары,башлыклары,калфакларны барлау иде.Бәйрәмгә килгән хатын -кызлар үзләренең дәү әниләреннән,әниләреннән калган яулыкларны бөркәнеп тарихын сөйләп,җыр яисә шигырь укыдылар.Бәйрәмдә Ульян шәһәреннән кайткан Гүзәл ханым яраткан туган апасы яулыгын ябынып җырлады,Буа шәһәреннән килгән Җәүһәрия ханым кайнанасының 80 еллык ефәк шәлен ябынып шигырь укыды,остабикә Гөлшат Шакирова.чын татар хатын-кызлары ап- ак дүртпочмаклы яулыкларны туздырып бәйләп йөрүләрен сөйләде.Мәдәният йорты җитәкчесе Хөрия ханым әнисенең яратып бәйләп йөргән беренче кызы тугач,әнисенә дә кайнанасына да бүләк иткән бик матур шөл яулыгын бөркәнеп истәлекләр уртаклашты.Аннары узган ел Бөтендөнья Каз эмәсендә lll урын алгач бүләк ителгән Ап-ак оренбург шәлен ябынып,Ф.Сөләйманова башкара торган Оренбург шәле җырын башкарды.
Бәйрәмдә күрше Чувашия республикасы Сориле авылы егетләре,авылым һәм Әхмәт авылы үзешчәннәре үзләренең матур җырларын бүләк иттеләр.
Бәйрәмнең иң күркәм кунаклары Буа шәһәренен Умырзая төркеме кызлары иде.Алар аллы-гөлле яулыклар бәйләп ,Кич утыру йоласын күрсәттеләр.Авылдашыбыз Гөлшат ханым Мөхтәрова сүзләренә язылган сүзләргә җырлар башкардылар.
Иң кечкенә катнашучы Буа шәһәреннән Аккалфаклы Сәйдә Абдрахманова иде.Бәйрәмдә яулык бәйләү мастер класслары үтте,яулык -калфаклар сатылды.
Һәр катнашучыга татар милли бизәкле яулыклар бүләк ителде.