Кильдураз авылы җирлегендәге “Аккалфак” апалар  “95 йомыркага камыр басып, токмач кистеләр”

 

Республикабыз авыл калаларында “Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!” шигаре белән хәйрия гамәлләре дәвам итә. Шуны истә тотып изге Рамазан аенда Кильдураз авылы апалары да өмәгә җыелды “Аккалфак” оешма ханымнарының өмәгә беренче генә килүләре түгел, бергәләп оекбаш бәйлиләр, ятьмә үрәләр,гуманитар ярдәм җыюда актив катнашалар. Бу саваплы эшкә дә бергәләп кушылдылар, авыл клубы бинасынна җыелып “ 95 йомыркага камыр басып,токмач кистеләр. “Бисмилла” әйтеп җәйгән токмачлы аш бик тәмле була бит ул.“Догалар укып, изге теләкләр тели-тели эшләдек”, - ди эшне оештыручылар.   Фатхуллина Фәния,Шәфигуллина Фәния,Ибляминова Җәмилә,Ибраһимова Гафия, Галяутдинова Алсу,Шәмиева Гүзәл,Махмутова Гөлнара,Ибляминова Әлфия,Мусина Алсу, Назметдинова Ландыш, Ахметова Дилбәр, Абейдуллова Резидә апалар, шулай ук токмач кисүгә кушыла алмасалар да онын,йомыркасын китергән Наилә Вәлиева,Мәзлүмә Сафина, Зөлфия Фатхуллина,Гөлүсә Камаловаларга рәхмәт сүзләре.Кул җылысын да, күңел җылысын да кушып, ихластан әзерләгән бу ризыклар тиз көннәрдә “махсус хәрби хәрәкәттә” катнашучы Кильдураз авылы җирлегендәге “Аккалфак” апалар  “95 йомыркага камыр басып, токмач кистеләр”