Халкыбызнын милли йола, гореф - гадәтләрен саклау,киләсе буынга тапшыруны максат итеп куйган, Хөрия Җиһаншина гамәлләре белән күпләрне сокландырып яши. Шушы көннәрдә ул кабат башкалабыз Казан шәһәре кооператив институтынын, актлар залында узган тәбрикләү тантанасында катнашып кайтты. "Безнен Кавем "VI халык- ара татар мәдәнияте үзәкләре фестивале "җинүчесе" буларак чакырулы Хөрия Сәфаргали кызы Яна Чәчкап авылы клубында эшләп килүче "Җидегән чишмә" клубы балалары белән "Кое ачу", "Бәкедә кер чайкау", "Уракка төшкәч" кебек эшләре "жюри" тарафыннан югары бәяләнә. Бүләкләү тантанасынын җылы атмосферада узуы Хөрия ханым күнелендә зур тәэсирләр калдыра. Чарада ана телебездә чыгышлар, катнашучыларнын "Туган тел" җырына кушылап җырлаулары, истәлекле мизгелләрнен берсе булды ди ул.
Диплом һәм истәлекле бүләккә ия булуы, Австралия, Төркия, Башкортстан һәм башка төбәкләрдән килүчеләр белән аралашу, фотога төшүләр ин кадерле мизгелләр булып уелып калган.
Хөрия ханымга киләчәккә дә унышлар телибез! Гореф- гадәтләребезне саулауга өлеш кертүе һәм лаеклы җинүе белән котлыйбыз!