Буа районы "Ак калфак" татар хатын- кызлары оешмасы әгьзалары һәм "Буа моннары" вокаль ансамбле җырчылары күмәкләшеп токмач кисү буенча остаханә үткәрде. Шәһәрнен Р.Сагьдиев ис. мәктәбеннән килгән кызларнын олы апаларыннан осталыкка өйрәнү теләкләре көчле иде, бер-береннән уздырып камыр да бастылар, уклау тотып җәяргә дә керештеләр. Апалары исә хатын кызнын унганлыгы токмачнын калынлыгы, нечкә итеп кисүе белән билгеләнә - дип яшь кызларга кинәшләрен бирделәр. Изге Рамазан аенда киселгән Өй токмачы шәһәр мәдрәсәсенә тапшырылачак.