26нчы июль көнне Адав-Толымбай авылында "Аръякта"- табигать кочагында "Исән чакта күрешик!" исеме астында «Авыл көне» булып узды.
Соңгы елларда авыл бәйрәмнәре үткәрү матур традициягә әйләнде. Үзенең туган җиренә карата күңелендә иң җылы хисләр йөрткән, кендек каны тамган авыл туфрагын сагынып, күп еллар читтә яшәүче авылдашларыбыз ашкынып, шатланып күрешергә, очрашырга кайттылар.
Бала-чага гына түгел олылар да төрле спорт ярышларында, уеннарда актив катнашып матур бүләкләр алдылар. Сәхнәдә күңелләребезне җыр-моңга төреп авылыбызның, үзешчәннәре, районннан һәм Казаннан килгән артистларыбыз халыкны ял иттерде.
Бәйрәм барышында сәүдә рәтләре дә тәм- том белән сыйлап тордылар.
Гомумән әйткәндә "АРЪЯК" сайрады, гөрләде...