Татар милләтенең легендар җырчысы Илһам Шакировның иҗатын таныту, аның исемен мәңгеләштерү, бөек шәхесебезнең җыр сәнгатенә булган мөнәсәбәте нигезендә яшь буынны тәрбияләү һәм халык традицияләренә җәлеп итү максатыннан уздырылып килүче бәйгедә районнан Динә Ханмурзина (җитәкчесе Мусина Камилә Салих кызы) Ильяс Фәхретдинов (җитәкчесе Таҗетдинова Наилә Наил кызы) онлайн режимда катнашты.Алар икеседә сәнгатъ мәктәбендә шөгелләнә,«Илһам чишмәсе» бәйгесендә беренче тапкыр катнашулары. Бәйге 2 номинациядә үткәрелеп • 1 номинация (Илһам Шакиров җырлары): Катнашучылар татар телендә Илһам Шакиров репертуарыннан 2 җыр башкарырга; 2 номинация (Әлфия Авзалова һәм Зифа Басыйрова җырлары): Бәйгедә катнашучылар татар телендә Әлфия Авзалова һәм Зифа Басыйрова репертуарыннан 2 җыр башкарырга тиеш иде. Җырчыларыбыз Илһам ага Шакиров репертуарын үз итте. Яшь талантларга киләчәктә дә уңышлар юлдаш булсын. • Бәйгене Бөтендөнья татар конгрессы, «Меги» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, Сарман муниципаль районы Башкарма комитеты, Региональ «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы, «Җыен» фонды оештыра.