"Игенчегә игелек кылучыга, җырлар аша сәлам юллыйбыз"

28 июль көнне Адав-Толымбай авылы мәдәният йорты каршында эшләп килүче "Җырчы сандугачлар" исемле агитбригада һәм Карлы мәдәният йортының "Сабанчы" агитбригадасы белән бергә, ООО "Заря" агрофирмасының ындыр табагында "Игенчегә игелек кылучыга, җырлар аша сәлам юллыйбыз" исемле концерт программасы белән чыгыш ясадык. Эшләп арган күңелләргә дәрт өстәдек. Китапханәче Алсу Кәримова эшчеләрне көн яңалыклары белән таныштырды, тырышып эшләргә дәрт уятты. Аларга озын гомер, матур тормыш, якты киләчәк , нык сәламәтлек теләдек. Кайбер хезмәткәрләр безнең җырларга кушылып җырладылар, биючеләребезгә кушылып биеделәр.