Чүпрәледә “Без бергә“ Республикакүләм балалар халык иҗаты фестиваль-бәйгесенең зона туры үтте.

Чүпрәледә “Без бергә“ Республикакүләм балалар халык иҗаты
фестиваль-бәйгесенең зона туры үтте.
“Без бергә” фестивале халыкның гореф-гадәтләрен, дөньяга
карашын, тарихын, күңел байлыгын чагылдыра. Фестивальдә
мәктәп укучылары, иҗатка, сәнгатькә гашыйк гаиләләр
катнаша.Чүпрәле мәдәният йортында узган бәйгегә район этабында
җиңү яулаган Минзилә Галимҗан кызы Фаткуллова үзенең
кызлары Миләүшә Гиматдинова,Лилия Сатриванова һәм оныклары
Делия, Нелли, Эльвина белән барды. Гаилә традицияләрен саклап
яшәүче Минзилә ханым районыбызда «калфак чигү» остасы
буларак таныш. «Аккалфак» татар хатын-кызларының иҗтимагый
оешма әгъзасы буларак та аның эшләре Һәрдаим күргәзмәләрдә
урын ала. «Без бергә» бәйгесендә дә теләп катнаштылар,гаилә
сандыгында әнисеннән калган ядкәр» чиккән сөлгеләр ,мендәр
тышлары,ашъяулыклар саклана. Кызларына да әниләренең
осталыгы күчкән калфагын да чигәләр, төрле тасмалар кулланып
кызлар өчен бантигын да,төймәләр кулланып хатын-кызлар өчен
сумка да ясыйлар. Дәү әнисе һәм әниләренең кул эшләре белән
шөгелләнүен кечкенә оныклары да күреп үсә. Инде үзләре дә инә
җеп тотып тегү,чигү эшен оста башкаралар. Булганнан барда була
дигән әйтем нәкъ менә Минзилә Галимҗановна гаиләсенә туры
килә. Бәйгедә Минзилә Галимҗановна бала-оныклары белән
әзерләгән күргәзмәне сокланып карадылар,аларның кул эшләре
жюри тарафыннан югары бәяләнде.
 
Чүпрәледә“Без бергә“ Республикакүләм балалар халык иҗаты

жюри тарафыннан югары бәяләнде