Буада Бөек Җиңүнең 80 еллыгы хөрмәтенә багышланган «Җиңү безнең йөрәкләрдә» исемле хәрби-патриотик җыр фестивале узды.

 

Район күләмендә «Ветераннар советы», «Буа моңнары» иҗат төркеме белән берлектә игълан иткән фестивальгә 30 лап заявка кабул ителгән. Чараның тантаналы ачылышында катнашучыларны Буа муниципаль районы Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Назим кызы Садретдинова сәламләп өлкән буын вәкилләренә рәхмәт сүзләрен ирештерде. Сез матур гамәлләрегез аша яшь буынга үрнәк күрсәтәсез,күп санлы чараларда да актив булуыгыз хөрмәткә лаек диде ул конкурсантларга уңышлар теләп. Беренче сәхнәгә Буа ветеринария техникумы студентлары күтәрелде,алар да үз чыгышлары белән бәйрәмгә матурлык өстәде.Сәхнәдә яңгыраган җырлар фронтовикларның батырлыгын,тыл хезмәтчәннәренең фидакарлеген һәм халык бердәмлегенхәтерләтте.Катнашучылар арасында «Ак калфак» татар хатын-кызларының иҗтимагый оешма әгъзалары да теләп катнашты.Ике сәгатъ дәвамында барган фестиваль бер сулышта узып,катнашучылар арасында җылы атмосфера тудырды.Бәйгене Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре  40 елдан артык Үзәк китапханәдә мактаулы хезмәт куйган Кәүсәрия Әүхәди кызы Әхмәтова, «Буа моннары» ижат төркеме җитәкчесе Гөлчәчәк Зәки кызы Калимуллина алып барды. Буа сәнгать мәктәбенең фортепиано һәм хор җырлау укытучысы Наилә Наил кызы Таҗетдинова рәислегендәге жюри төркеме  бәяләгән нәтиҗәләр буенча 1 нче урын бирелеп «Лауреат» исеменә «Буа моңнары»төркеме,  Мәдәни үсеш үзәгеннән «Туслах»халык фольклор ансамбле лаек булды. 

2нче урын алучылар арасында:

-Күл –Черкен авылыннан «Өммегөлсем» халык фолклор ансамбле,

-«Салкус» халык фолклор төркеме (Рунга),
 3нче урында-«Хаят чечекесем» фолклор төркеме(Бюрганы),

Аерым җыр номинациясендә җыр өлкәсендә танылу алган башкаручылар көч сынашты:1нче призлы урынга -Әлфия Хайруллина(Түбән Наратбаш)

-Нурдания Низамова(Түбән Наратбаш авылы),

-Фәния Исхакова (район мәдәният йорты),

-Фирдүс Котдусов( А.Толымбай авылы),

-Хөрия Җиһаншина (Яңа Чәчкап авылы),

-Наталья Арисова (Буа шәһәре)лаек дип табылды.

2нче урын- Розалия Дубова (Альших авылы),

-Бурнашева Рузинә (мәдәни үсеш үзәге),

-Вагапова Дания (Кайбыч авылы),

-Гафурова Фәния (Буа шәһәре),

-Карпова Нина (К.Шемякино),

3 нче урын -Хайруллина Сәрия (А.Толымбай),

Роза Садретдинова( Буа шәһәре)

Верховых Ольга Петровна (Буа өлкәннәр йорты),

Смолкина Надежда (Б.Фролово)

Юнусова Гузалия (Татар Буасы),

Камалиев Зөфәр (Яңа Шәймерза)

Санатуллова Раийнә (Кырык Садак)

Захарова Ольга (Яшевка)лаек булдылар.

Иң олы катнашучыларның берсе Рахимов Сәхаутдин Хөсәен улы булды.Призлы урын алучыларга «Лауреат» исеме бирелде,фестивалдә  катнашучыларның һәрберсенә «Рәхмәт»хатлары тапшырылды.