Бәйгеде төрле белгечлек буенча белем алучы 11 кыз үз-ара ярышты. Катнашучылар һәр биремгә курсташлары белән бергәләп әзерләнгәннәр, Үзләре белән таныштыргач, сәхнә осталыкларын күрсәттеләр.Мода" этабы,милли ризык тәкьдим итү, табышмакларга җаваплар табу буенча да сер бирмәделәр.Чәчәк гөлләмәләре җыю бәйгегә аерым матурлык өстәде. Саф татар телендә"узган бәйгедә беренче тапкыр катнашулары булса да,кызлар югалып калмадылар. Мәртәбәле жюри" төркеме "Нәүрүз Гүзәле"исеменә 2 нче курс студенты Юсыпова Динәне сайлап алды. Барлык конкурсантлар да аерым номинацияләрдә билгеләнеп техникум директоры Илдар Гиниятуллин имзалаган "Грамота һәм махсус бүләкләргә ия булды.