Буа районынын Исәк авылында төбәкара "Мөнәҗәт" кичәсе үткәрелде.

Буа районынын Исәк авылында төбәкара "Мөнәҗәт"кичәсе үткәрелде.Чыгыш ясаучыларнын ин кечесенә 12 ин өлкәненә 85 яшь.Бәйгедә мәдәният өлкәсендә хезмәт куючыларда, "Аккалфаклы" хатын- кызларыбыз, ир- егетләр дә унышлы чыгыш ясады. 6 нчы тапкыр оештырылган чарага Чуашия республикасыннан да килгәннәр иде. Чарада катнашучыларны район Башкарма комитет җитәкчесе Ленар Шакирҗанов сәламләп җылы теләкләрен ирештерде. Мөнәҗәтләр аша туган телебезгә, динебезгә мәхәббәт хисләре, әхлак тәрбияләнә диде ул.Мөнәҗәтчеләргә Татарстаннын халык артисты Гөлзада апа Сафиуллина җитәкчелегендәге жюри бәя бирде.Башкалабыз Казан шәһәреннән"Мәрҗәннәр" төркеме дә чарага матурлык өстәде.Алар берничә төрдәге мөнәҗәт әйтте. Чаранын һәр катнашучысына Буа якташлык җәмгыяте җитәкчесе Закиров Ирек Мөнир улы диплом һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.