Буа районының Исәк авылында бишенче тапкыр мөнәҗәтләр фестивале узды

 Фестиваль 6 яшьтән алып 84 яшькә кадәр катнашучыларны җыйды.

Сәламләү сүзләре белән Буа муниципаль районының Мөхтәсибе Илмир хәзрәт Хәсәнов, Буа районы башлыгы урынбасары Илдар Еремеев, Казан шәһәрендәге «Буа якташлык җәмгыяте» президенты Ирек Закиров чыгыш ясады. 

Көне буе диярлек мәчеттә дини җырлар яңгырады. Чыгыш ясаучылар билгеләп үткәнчә, әлеге фестиваль татар халкының гореф-гадәтләрен, миллилеген саклауга зур өлеш кертә. 

Фестивальда катнашучыларга дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды.