«Буа моннары» ансамбленә йөрүче уңган хуҗабикәләр Буа мәдрәсәсендә белем алучы шәкертләр өчен өй токмачы кисте.

«Буа моннары» ансамбленә йөрүче уңган хуҗабикәләр Буа мәдрәсәсендә белем алучы шәкертләр өчен өй токмачы кисте.
Ансамбльгә йөрүче ханымнар һәрдәим очрашып тора, чираттагы күрешүләре дә изге нияттән Рамазан ае башланыр алдыннан булды.Токмач киселәсе йортка кемдер он,йомырка алып килгән булса,икенчеләре күз ачып йомганчы җәемен җәйде. Яшь чактагы житезлекләрен искә төшереп токмач җәемнәрен кистеләр. Изге Рамазан аенда тоткан уразаларыгыз кабуллардан булсын дигән теләкләрен ирештереп «өй токмачын» бергәләп мәдрәсәгә килеп тапшырдылар.