Татар кызларынын күркәм сыйфатларын,халкыбызнын гореф- гадәтләрен,телен һәм мәдәниятен саклау һәм үстерү, шулай ук кызларнын иҗади сәләтен һәм шәхси осталыгын күрсәтүне максат итеп куйган "Татар кызы"бәйгесе район күләмендә даими уздырылып килә.Нәкь менә район күләмендә җинү яулаган конкурсант зональ этапта район" данын яклый. 10 декабрь көнне исә
Республика күләм бәйгенен зона этабы
Тәтеш муниципаль районында уздырылып ,5 районнан килгән татар кызлары үз- ара көч сынады.
Буа,Тәтеш,Чүпрәле,Апас һәм Яшел үзән шәһәреннән килгән кызларнын һәрберсе дә ныклап әзерләнгән,үз- үзләрен тәкьдир итү чыгышында алар ни белән шөгелләнүләре турында сөйләсә, иҗади чыгышта һәрберсе сәхнә осталыгын күрсәтте.Буа районы данын яклаучы, Әдилә Ибраһимова татар халкынын" шаян биюен" тәкьдим итте.Интелектуаль бәйге алдагыларына караганда җаваплырак булуга карамастан кызлар жюри" тарафыннан бирелгән сорауларга төгәл итеп җавап бирергә тырыштылар.Әдилә районыбыздан чыккан танылган шәхесләрне атады, ул зур горурлык белән Буада танылган рәссам, Бакый Урманче һәйкәле ачылуын әйтеп узды.Шигырьләр язарга яратуын һәм үзенен иҗади тормышында шагыйрә Гөлнур Айзатны өлге итеп алуын әйтте.Бәйгенен "Дефиле" өлешендә конкурсантларга карап сокланмый мөмкин түгел иде, аларны татар кызларына гына хас матурлык бизәде. 5 нче биремдә - кызларыбыз өйдә милли ризык пешереп килергә тиешләр иде. Әлеге бәйгегә дә Әдилә ныклап әзерләнде, ул өйдә милли ризык чәк- чәк пешерү осталыгын видеога төшергән иде, һәм татлы ризыкны жюри" га тәкьдим итте.
Барлык сынауларны унышлы үткән кызлар арасыннан ин- иннәре сайлап алынды. Буа ветеринария техникумы студенты,Әдилә Ибраһимова төбәк- ара бәйге җинүчесе булып, январь аенда Казан шәһәрендә узачак ярым финал" бәйгегә чакыру алды."Аккалфак"татар хатын- кызларынын иҗтимагый оешма җитәкчесе,Нурия Гайнуллова Әдиләнен тырыш,максатчан кыз булуын атады. Казан шәһәрендә узачак бәйгегә дә ныклар әзерләнергә кирәк булачак әле диде ул,чөнки анда катнашучылар саны да күбрәк була.Ин мөхиме Әдиләне бизәгән күркәм сыйфатлар саклансын ,без ана алдагы бәйгеләрдә һәм укуында унышлар телибез!