Буа районы Иске Суыксу урта гомуми белем бирү мәктәбендә җирле шагыйрә, Динә Камалетдинова исемендәге l республикакүләм фәнни-гамәли конференция узды. Чарага Ульяновск өлкәсе, Буа,Апас,Кайбыч,Чүпрәле районнарыннан укучы балалар килде. Катнашучылар 6 төрле секциядә үзләренен сәләтләрен күрсәттеләр.ТР язучылар берлеге әгьзалары Рәдиф Сәгьди,Йолдыз Шарапова,Галия Гайнетдиновалар катнашындагы жюри төркемендә мәдәният хезмәткәрләре, "Аккалфак"оешма әгьзалары да эшләде.Беренче тапкыр оештырылган бу чара иҗади бәйрәмгә әйләнде. Динә апанын җырларын танылган җырчылар башкара.Укучылар шагыйрәнен иҗатын ныклап өйрәнгән, һәрберсенен чыгышы 5" билгесенә бәяләрлек булды.Конференция азагында катнашучыларга матур теләкләр әйтелде,җинүчеләргә ТР язучылар берлегенен дипломнары тапшырылды. Укучылар Динә апанын үзе" белән аралашып истәлек фотосына да төштеләр.