«Авыл хатын кызлары көне»

Яңа Чәчкап мәдәният йортында «Авыл хатын кызлары көне» уңаеннан, фермада эшләп лаеклы ялга чыккан һәм бүгенге көндә савымчы булып эшләүче 15 савымчыларны зурладылар.

Гөлназ 1984 елда кул белән сыер сауганнарын хәтерли. Бүгенге көндә хезмәт куючы Б. Зөлфирә, Ш. Гөлзидә, С. Люда, Б. Лилия хәзер фермада эшләү күпкә җиңел икәнен сөйләделәр.

Шунысы да кызыклы, бу уңган кызлар барысы да диярлек матур җырлыйлар. Алар үзләренең матур җырларын бүләк иттеләр. Җирле үзидарә рәисе Илдар Хәйдәр улы кызларны бәйрәм белән котлады, авыр хезмәтләрендә зур уңышлар теләде. Кызлар эш барышында булган кызык хәлләр белән уртаклаштылар. Рәхәтләнеп ял иттеләр. Кичә яшь кызларга авыл хезмәтен пропагандалау максатыннан үтте.