Районыбызда эшләп килүче «Аккалфак» татар хатын-кызларының иҗтимагый оешма әгъзалары Үзәк китапханәдә очрашты.
Чарада «Аккалфак»оешмасының беренче җитәкчесе,ТР Язучылар берлеге әгъзасы Гөлнур Хәлил кызы Айзетуллова,ветераннар советы рәисе Җәүхәрия Ислам кызы Хөснетдинова,архив начальнигы Ләйсән Роберт кызы Самерханова да катнашты.Аккалфаклылар милли бәйрәмнәребезне, йола, гореф-гадәтләребезне саклау,киләсе буыннарга тапшыру,ана телебезгә ихтирамны арттыруга юнәлдерелгән бәйге-чараларда актив катнаша.Төп максатлары да гамәлләре белән бала-оныкларыбызга үрнәк күрсәтү.Очрашу барышында оешма җитәкчесе Нурия Гайнуллова 2024 елда башкарылган эшләр һәм 2025 ел планы белән таныштырып үтте. Район,республика күләмендә иглан ителгән бәйгеләрдә балаларыбызны да катнашырга өндәде.Чарага җыелучыларны Гөлнур Хәлиловна да сәламләп районыбызда хатын-кызлар оешмасынын барлыкка килү тарихын искә алды,үзенен иҗаты белән таныштырып узды. Яңа гына иҗат ителгән «Җиһаннур» исемле китабын да бүләк итте,очрашуда катнашучылар бергәләп Гөлнур Айзатның«Яшәү яме»исемле җырына кушылды. «Аккалфак»лылар очрашуы шунысы белән дә үзенчәлекле булды бу көнне,оешмага яңа әгъзалар «Умырзая»төркеме кызлары кабул ителде,үз чиратларында алар җитәкчеләре Гөлшат Мөһтарова иҗатыннан булган җыр бүләк итте.Кул эшләре остасы,Минзилә Галимҗан кызы алып килгән калфак,түбәтәй,һәм башка бизәнү әйберләре куелган күргәзмәне дә кызыксынып карадылар. Хатын-кызларыбыз махсус хәрби хәрәкәттә(СВО) катнашучы ир-егетләр өчен кирәк-яраклар да алып килгән иде,җыелган әйберләр исә райондагы махсус штабка тапшырылды. Аккалфаклыларның очрашуы җылы аралашу форматында узып ,хатын-кызларыбызның үзләре иҗат иткән шигырь укулары,җырлары белән үрелеп барып матур тәэсирләр калдырды.