5-6 октябрьдә Ульяновск өлкәсендә Бөтендөнья «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының «Җир - кешенен яшәү чыганагы» исеме астында күчмә утырышы узды

Ульяновск өлкә татар милли мәдәни автономиясе белән Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан оештырылган чарада районыбыздан «Аккалфак» татар хатын-кызларынын иҗтимагый оешма җитәксесе Нурия Гайнуллова катнашты. «Иҗтимагый оешманың рәисе Кадрия Идрисова җитәкчелегендә илебезнең төрле төбәкләреннән 60-ка якын «Ак калфак»лы Димитровград шәһәрендә 1896 елда төзелгән тарихы мәчеттә, Сембернен тарихи урыннарында, «Искринка» балалар бакчасында, Татар мәдәният үзәгендә булдылар. Ульянда узган күчмә утырыш, анда булган бар чаралар бергә аралашуларыбыз, барысы да күнелгә якын булды», - дип белдерә Нурия Гайнуллова. Халык театры тамашасы, «Урама» фольклор ансамбленен үзенчәлекле чыгышлары, «Сөмбелә» бәйрәме, һәрберсенә зур көч, хезмәт куеп әзерләнгән. Семберлеләр нәни балаларны, үсеп килүче яшь буынны милли рухта тәрбияләүгә, милли традицияләр, йолаларны саклауга зур ихтибар бирәләр. Гомумән Татарстаннан читтә яшәгән милләттәшләребезнен эшләре үрнәк булырлык. Сембер «Аккалфак»лыларына киләчәккә дә унышлар теләп калабыз, оешмаларнын үз-ара тәҗрибә уртаклашуы дәвамлы булсын. Сүз унаеннан район «Аккалфак»лыларынын да якын көннәрдә чираттагы утырышы узачак.