VII- нче Төбәкара " Мирас" мөнәҗәт әйтү бәйгесе булып узды

Районыбызнын Исәк авылы мәчетендә,инде традицияга кергән,VII- нче Төбәкара " Мирас" мөнәҗәт әйтү бәйгесе булып узды.Чарада катнашучыларны Буа районы Башкарма комитеты җитәкчесенен беренче урынбасары РифатХамидуллин сәламләп унышлар теләде.Татар халкынын гореф- гадәтләрен,миллилеген саклауга өлеш керткән чара 8 яшьтән 80 яшькә кадәр булган катнашучыларны җыйды,"Аккалфак" оешма кызлары да ел саен мөнәҗәтләр өйрәнеп Татарстаннын халык җырчысыГөлзада апа Сафиуллина җитәкчелегендәге жюри"төркеменә тәкьдим итә. Быелгысында да сынатмадылар, Гөлзада апа осталыклары зур булган һәр мөнәҗәт әйтүченен чыгышын югары бәяләде, бәйгедә балаларнын да катнашуына рәхмәт"сүзләре белдереп кинәшләрен бирде. Республика күләмендә танылу алган мөнәҗәтче, Нурдания Низамова 1 нче урынга лаек булды, 2 нче урын -Әлфия Хайруллина( Т.Наратбаш), Илфак Фахрутдинов(Янтуган), 3 нче призлы урында- Рәзинә Хасанова (Т.Наратбаш), Рамилә Сәгьдиева( Иске Лашчы), Хөрия Җиһаншина ( Яна Чәчкап) Бәйгедә ансамбльләр чыгышы аерым ихтибарга лаек булды ,Гөлчәчәк Кәлимуллина җитәкчелегендәге Буа моннары" иҗади төркеме " Мөнәҗәтләр көйлик әле" исемле мөнәҗәт әйтеп 1 нче урын алса, 2 нче урын алган"Түбән Наратбаш авылы мәдәният йорты каршында оешкан "Ядкәр"фольклорчылары (җитәкчесе Рәзинә Хасанова)"Укы корьән" исемле мөнәҗәтне тәкьдим итте, 3 нче урынга Гөлшат Мөхтәрова җитәкчелегендәге " Умырзая" төркеме лаек булды. Ин яшь катнашучылар 8 яшьлек Камилә Хөснетдинова белән Әдилә Романова Буа шәһәреннән килгән иделәр. Яна Чәчкаптан Камилә Сәмигуллина,В.Стан авылыннан Хайруллина Зәринә дә жюри төркеменнән мактау сүзләрен ишетте., Чувашия республикасыннан килүчеләр дә , үзләре генә дә,парлы булып әйтүчеләр дә ихлас булып мөнәҗәтләрен әйтте.Башкалабыз Казан шәһәреннән Шиһабетдин Мәрҗәни исемендәге мәчет каршында эшләп килүче" Мәрҗән" мөнәҗәт һәм бәетләр ансамбле үз чыгышлары белән сокландырды, (җитәкчесе Төхфәтуллина Л.Р.) Буа якташлык җәмгыяте рәисе Ирек Закиров ярдәме белән үткәрелеп килүче бәйгедә җинү яулаучылар белән беррәттән һәр катнашучыга бүләк тапшырылды.Бергәләп истәлек фотосына да төштеләр. Өйлә вакытында исә намаз" бүлмәсендә тынлык урнашты, авыл имамнары ,дин әхелләре белән бергәләп намазга кушылды.