Теләче муниципаль районында «Әйлән-бәйлән» фольклор фестивале узды! Бөтен ил дәүләт бәйрәмнәренең берсен – Россия Федерациясе флагы көнен билгеләп үткән көнне, Телэче районы, Караширмә авылы районыбызда беренче тапкыр уздырылучы Республикакүләм "Әйлән-бәйлән" фольлор фестивалендә катнашучыларны каршы алды. Әлеге Фестивальдә Арча, Әтнә, Саба, Биектау, Буа, Апас, Теләче районнарыннан 20 дән артык фольклор коллективы катнашты. Бу мөһим датада әлеге фестивальне үткәрү тирән символик мәгънәгә ия: ул Татарстанның бай милләтле мәдәниятенең бөтен Россия тарихы һәм бердәмлеге белән өзелмәс бәйләнешен ассызыклады. Җөмһәриятебез буйлап уздырылучы башка милли бәйрәмнәрдән аермалы буларак, “Әйлән-бәйлән” фестивалендә һәр фольклор коллектив үз җирлегебездәге халкыбызның онытыла бара торган борынгы йолаларын күрсәттеләр. Шулай ук әлеге чарада, катнашучы коллективлар үзара иҗади тәҗрибәләре белән уртаклашты. "Әйлән-бәйлән" фольлор фестивале Россия триколоры күләгәсендә борынгы традициләребезне җанландырды, ә халык җырлары һәм биюләре барлык кунакларда мәдәниятебезгә һәм Ватаныбызга мәхәббәт уятты.