Шэйморза авыл клубында «Бердәм булыйк, җырлап яшик» иҗат концерты булып утте. «Бердәм булыйк, җырлап яшик» иҗат концерты — ул татар халкының милли-мәдәни традицияләрен саклауга һәм үстерүгә юнәлтелгән зур мәдәни вакыйга. Мондый чаралар халыкны берләштерә, буыннар арасындагы рухи багланышларны ныгыта һәм туган телебезгә, моңыбызга мәхәббәт тәрбияли.
Концертның исеме үк аның төп мәгънәсен ачып бирә: - «Бердәм булыйк» — бердәмлек, дуслык, татулык һәм милләтебезнең бербөтенлеген хэм терле миллэт Халык арасында дус- тату булырга хэм сакларга чакыра. - «Җырлап яшик» — тормышны матурлык, моң һәм иҗат белән бизәп яшәргә өндәү. Бу чара халык иҗатын, эстраданы һәм классик сәнгатьне бер сәхнәгә җыя, төрле буын вәкилләренә үз талантларын күрсәтү мөмкинлеге бирә,хэм без шуны, курсэтергэ тырыштык та. Программаның үзенчәлекләре Концерт программасы: - Халык җырлары һәм биюләре: Сәхнәдә фольклор белэн чыгыш ясалды, милли гореф-гадәтләрне чагылдырган жыр - биюләр, уеннар куелды. Элеге бэйрэм кичэсендэ оста жырчылар , яшь биючелэр узлэренен талантлары белэн тамашачыны сокландырды..Кичэбездэ , куп терле миллэт халкынын бэйрэмнэрен йолаларын узелэернен бию, жыр , шигырьлэре аша халыкнын дус хэм тату яши икэнлеген тагын бер кат раслап житкерергэ тырыштык Концерт ка тагында ямь эстэде узенен матур монлы кейлэре белэн гармунчы-баянистыбыз. Концертның йомгаклау өлеше иң дулкынландыргыч мизгелләрнең берсе. Барлык катнашучылар — артистлар, биючеләр һәм тамашачылар да — сәхнәгә чыгып, бердәмлек, дуслык, жырга -монга , Ватанга мәхәббәт уяту йезеннэн ,, Жыр керсен кунелгэ"диеп исемлэнгэн җырны башкарды.... Киләчәккә өмет: «Татар халкы яши, моңы сүнми, киләчәгебез бар!» дигән фикер белән бэйрэмебез тәмамланды. «Бердәм булыйк, җырлап яшик» концерты — ул җыр гына түгел, ә халыкның яшәү рәвеше, аның киләчәккә ышанычы һәм бердәмлек манифесты.