Сабантуйга бүләк җыю

Норлат мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм "Ак калфак" берләшмәсенә йөрүчеләр бергәләшеп Сабантуйга бүләк җыюны оештырдык. Авылның ак яулыклы әбиләре, уңган киленнәре, булдыклы апалары, безне шатланып каршы алдылар һәм алдан ук хәзерләп куйган бүләкләрен изге теләкләр тели-тели тапшырдылар.Бүләк җыючылар шулай ук авыл халкын җырлаттылар да, биеттеләр дә. Алар, үзләренең күңелләрен күтәргән өчен, безне рәхмәт әйтеп озатып калдылар