«Гөлҗамал»нар Тәтештә балкыды

Буа мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Гөлҗамал» фольклор төркеме кызлары Тәтеш шәһәрендә узган зур бәйрәм чарасында катнашып кайттылар. Район күләмендә үткәрелгән әлеге чарада коллектив үзенең осталыгын күрсәтеп, тамашачыларның мәхәббәтен яулады.

Кызларыбызның чыгышы бары тик күңел ачу гына түгел, ә халкыбызның бай мирасын, туган телебезне һәм моңлы җырларыбызны киләчәк буыннарга җиткерүдә зур өлеш булып торды. Сәхнәдән яңгыраган һәр җыр, һәр сүз тамашачының йөрәгенә барып җитте. «Гөлҗамал»лыларга алдагы көннәрдә дә иҗади уңышлар, яңадан-яңа җиңүләр телибез!