Фестивальдә Буа районыннан "Гөлҗамал" фольклор коллективы катнашты,

Республикабызның Теләче районы мәдәният йортында Таһир Якуповның 80 яшьлек юбилеена багышланган  Бөтенрәсәй җыр фестивале узды. Бу фестивальдә Буа районыннан "Гөлҗамал" фольклор коллективы, Түбән Наратбаш авылыннан Нурдания Низамова, Әлфия Хайруллина катнаштылар. Барлык катнашучылар лауреат дипломнары бүләкләнеп гала-концертта чыгыш ясадылар.