Буада балалар өчен истәлекле вакыйга: «Тылсымлы пароль» сәхнәдә! 🎭

 

Буа мәдәният йортында кечкенә тамашачылар өчен бик матур һәм мәгънәле спектакль күрсәтелде. Татарстанның атказанган артисты Ильяс Халиков җитәкчелегендәге «Минбар» театры коллективы балаларга Гөлназ Батталованың «Тылсымлы пароль» әсәрен тәкъдим итте.

Бу спектакль — бары тик күңел ачу гына түгел, ә туган телебезне, тарихыбызны һәм милли тамырларыбызны саклап калуга юнәлтелгән зур чара. Туган җир, туган тел — һәр кешенең йөрәгендә яшәүче иң җылы төшенчәләр. Артистлар бу фикерне балаларның күңеленә үтеп керерлек итеп җиткерә алдылар.

Киләчәктә дә шундый тәрбияви чаралар күбрәк булсын иде. Балаларыбыз үз тарихын белеп, туган телен яратып үссен! ✨