«Бер күрешү — үзе бер гомер»

«Бер күрешү — үзе бер гомер». Нәкъ менә шундый исем астында Буа мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Гөлҗамал» фольклор төркеме Апас районының Иске Йомралы авылында кунакта булды.

Ике сәгатькә сузылган концерт программасы тамашачыларны бер мизгелдә үзенә җәлеп итте. Җыр-моңга бай, эчтәлекле чыгышлар һәркемнең күңеленә хуш килде. Залдагы халык та читтә калмады: артистлар белән бергәләп җырлап, күңелле ял иттеләр. Чын мәгънәсендә, җанлы һәм җылы очрашу булды бу!